Конденсатор — электрик корылманы туплау һәм саклау өчен кулланылган
җайланма. Гамәлдә йөргән конденсаторларның формалары бик төрле, әмма
барысында да үткәрмәүче материал ярдәмендә аерылган кимендә ике
үткәргеч бар. Электр системаларның өлешләре буларак кулланылган
конденсаторлар, мәсәлән, изолятор элпә катламы ярдәмендә аерылган
металл фольгадан тора.
1745 елның октябренда, Германиядә, Помераниядә Эвальд Георг фон Кляйст
югары көчәнеш электростатик генераторны тимерчыбык ярдәмендә кулда
тотылган пыяла чүлмәктәге су күләменә тоташтырып, корылманы саклап
булу икәнен таба. 
Әҗем мәчете — Казанда Фәткуллин урамы, 15 нче йорт адресы буенча
урнашкан мәчет. Бүгенге көндә бу корылма шәһәр силуэтының бер күрке,
ташта гәүдәләнгән музыка сыйфатында казанлыларның тарихи горурлыгы
булып тора. Әҗем мәчетен шәһәрнең иң матур, иң нәфис мәчете дияргә
мөмкин. Ул Казанның «йөзек кашы». Көнчыгыш Мавритания стилендә
салынган булса да, манарасының ян кырыйга урнашканлыгы белән ул татар
гыйбадәтханәләренең традицион типтагы таш вариантын
гәүдәләндерә. Мәчетнең төньягыннан күтәрелгән шәмдәй төз манара төгәл
пропорцияләр, бинасының купшы формасы, зәвыклы архитектура эшләнеше
әлеге һәйкәлгә аерым нәфислек, камиллек, кабатланмас үзенчәлек бирә,
аның Шәрык чалымнарын калку итеп күрсәтә. Кызыл кирпечтән салынган
мәчет бинасы майолика һәм уелма таш белән матур итеп нәкышланган. 
Булачак Олимпия чемпионы Федор Симашевка беренче чаңгыларын урманчы
булып эшләгән әтисе ясап биргән.
Бөек татар көрәшчесе истәленә төрле ярышлар уздырыла, ләкин ул
гомеренең соңгы елларын фәкыйрьлектә үткәргән.
Текст Creative Commons Attribution/Share-Alike лицензиясе астында
бирелә, аерым очракларда өстәмә шартлар эшләргә мөмкин. Өстәмә
мәгълүмат өчен Куллану шартларын карагыз.
Ярдәм бүлеге — Википедияны үзгәртү эшендә ярдәм итү бүлеге.
1921 елда булган Оппау шәһәрчегендәге шартлау нәтиҗәсендә якындагы ике
авыл җимерелә, күрше шәһәрләрдә барлык йортлар тәрәзәсез кала,
поездлар юлларыннан алып ыргытыла, шартлау тавышы хәтта 300 км
ераклыкта урнашкан Мюнхенда да ишетелә.
